Әҗмәр Саматов: “Алабугада ике яңа мәчет төзелә...”

- Шәһәр мәчетләрендә кышка әзерләнү буенча ремонт эшләре алып барыла, — дип башлады үз сүзен Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы

БӘЙЛЕ
2011 Окт 21

- Шәһәр мәчетләрендә кышка әзерләнү буенча ремонт эшләре алып барыла, — дип башлады үз сүзен Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы имам-мөхтәсибе Әҗмәл хәзрәт Саматов. — Моннан тыш, Алабугада ике яңа мәчет төзү эше дә киң колач белән бара. Берсенә — «Ихлас», икенчесе «Шатлык» дип исем бирдек. Мәчет төзелешенә район хакимияте зур ярдәм итә. Емельянов Геннадий Егоровичка зур рәхмәт белдерәсебез килә.

Алабуга Җәмигъ мәчетенә быел эшкә тәҗрибәле, белемле имам — Азат хәзрәт Шәрипов килгән. Ул мәчеттә укулар башлап җибәргән.

Шәһәрнең 31 нче балалар бакчасында мөселман балалары төркеме оештырылган һәм хәләл туклану булдырылган.

Күптән түгел генә мәчеткә йөрүчеләр өчен Болгар шәһәренә экскурсия оештырылган. 15 октябрьдә Хәтер көне билгеләп үтелгән. Җәмигъ мәчеттә атнаның дүрт көнендә дәрес-лекцияләр башланган, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе