Билгеле булганча, узган елның 2 ноябрендә Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап, «Таян Аллага» дигән бәйге игълан иткән иде. Бүген «Ностальгия» кафесында бу конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды.
Бу кичәне алып баручы Диния нәзарәте хезмәткәре Ришат Хәмидуллин башта Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә сүз бирде. Ул исә чакырылган кунакларга — танылган язучылар Разил Вәлиев, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Фоат Галимуллин, Язучылар Берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллин, быел Тукай бүләге иясенә әйләнгән Ркаил Зәйдулла, Рәфкать Кәрами һәм башкаларга олуг рәхмәтләрен белдерде. Ул шулай ук бу конкурсны оештыруда зур көч куйган Вәлиулла хәзрәт Якуповка һәм башкаларга олуг рәхмәтләрен ирештерде. «Татар милли әдәбиятыбыз үзенең Тукайларын, Әмирханнарын, Кол Гали кебек талантлы әдипләрен көтә. Киләчәк буыннарга барып җитәрлек әсәрләрен барлый»,-диде мөфти хәзрәтләре. «Таян Аллага» конкурсы әнә шушы мәсләкне күз уңында тотып оештырылган.
Язучылар исә кешене әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләүдә әдәбиятның тоткан роле зур булуы хакында сөйләделәр.
Менә яшьләр өчен дулкынландыргыч мизгелләр дә якынлашты. Мөфти хәзрәтләре «Шигърият» номинациясендәге «Гран-при»ны «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре Фәнил Гыйләҗевка тапшырды. Бу өлкәдә беренче урын — Булат Ибраһимга, икенче бүләк — Руфинә Габдрахмановага, өченче урын Ядкәр Шәраповка насыйп булды. Чәчмә әсәрләр буенча Гөлнирә Хөсәенова, Алмаз Мансуров, Айдар Шәйхин җиңү яулады. 30 яшькә кадәрге 22 егет һәм кыз кызыксындыру бүләгенә лаек дип табылды. Шулар арасында безнең «Ислам info» да эшләп киткән Нияз Сабирҗанов һәм даими авторыбыз булган Алия Гарәфетдинова да бар.
Бу кызыклы кичәдә чыгыш ясаучылар күп булды. Жюри рәисе Ф. Галимуллинның сөйләвенчә, конкурста 163 әсәргә бәя бирелгән. Аларның 129ын шигырьләр, 32сен чәч мә әсәрләр тәшкил иткән. Гөлнирә Хөсәенова дигән кыз хәтта повесть та язып караган.
Бу мәҗлестә соңгы сүзне мөфти Илдус хәзрәт әйтте. Ул: «Бу бәйге дәвамлы булыр дип ышанып калабыз. Аның бәһасен, кыйммәтен киләчәк күрсәтер»,-диде.
Минем уйлавымча да, яшьләребезне дингә, иманга тарту, иҗади рух белән яшәтү өчен менә дигән чара бу лабаса. Ә инде яшьләр иҗатыннан торган 288 битле китапның «Иман» нәшриятендә басылып чыгып, бүген укучыларга таратылуы нур өстенә нур булды.
Хаҗип ӘХМӘТША. Автор фотолары
Вәлиулла хәзрәт Якупов - бу бәйгене оештыручы һәм уйлап табучысы