Бөгелмә мөселманнары хаҗиларны юлга озатты

19 октябрьдә 21:30 минутта Бөгелмәнең Үзәк мәчете янәшәсендә булачак хаҗилар белән саубуллашу үтте. Соң булуга карамастан, озатуга күп халык җыелган иде.

БӘЙЛЕ
2011 Окт 20

19 октябрьдә 21:30 минутта Бөгелмәнең Үзәк мәчете янәшәсендә булачак хаҗилар белән саубуллашу үтте. Соң булуга карамастан, озатуга күп халык җыелган иде. Кешеләр күз яшьләре аша саубуллашып, бер-берләренә үгет-нәсыйхәтләр әйтеп, дога кылды.

Бу юлы шәһәрдән әлеге төркемдә 16 кеше юлга кузгалды. Баштан алар 4-6 көн Мәдинәдә, аннары 15 көн Изге Мәккә шәһәрендә булачак. Сәфәрләре барлыгы 21 көннән торачагы билгеле.

Искәртеп үтик: быел Бөгелмәдән хаҗга кузгалучыларның саны 25 кешене тәшкил итә, дип хәбәр итте info-islam.ru хәбәрчесенә Хәбир Ханов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе