Быел Баулы районының «Өмет» һәм «Гали» исемле мәчетләрендә дин дәресләрен укыту башланды. Укулыр олы буын кешеләре өчен. Шулай ук шәһәрнең «Шиһаби» сәүдә үзәгендә ике төркемгә укулар оештырылган. Дәресләр атнасына ике тапкыр үткәрелә. Моннан тыш, Баулының Кызыл Яр авылы мәчетендә дә ислам нигезләре буенча укулар оештырылган, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.