Тарихи архитектура һәйкәле архивларда сакланган эскиз-сызымнар ярдәмендә торгызылган.
«Татар-информ»нан алынган чыганакларга караганда, ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагында булган, Казанның Тукай урамында урнашкан 3 йортта вакф үзәге ачылды. Вакф милке саналган бу бинаны төзекләндерү эшләре 1999 елда башланган. Тарихи архитектура һәйкәле архивларда сакланган эскиз-сызымнар ярдәмендә торгызылган. 2011 елга кадәр тотрыклы финанслау булмау сәбәпле эш авыр бара, төзелешне бары тик быел мөфтияткә яңа җитәкчелек килгәч кенә төгәлләү мөмкин була.
Бина ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз җитәкчелегендә ачылды, дога кылынды. Әлеге күп юнәлешле вакф үзәге ачылышында шулай ук ТР Президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Ислам мәдәнияты, фәне һәм мәгарифен үстерү фондыннан Александр Комадей һ.б. катнашты.
Тукайның тууына 125 ел тулу билгеләп үтелгән елда Тукай урамындагы бинаның яңадан торгызылып, вакфка тапшырылуы күренекле бер вакыйга булды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге.