Аларда 10 айлыктан алып 18 яшькәчә булган балалар тәрбияләнә.
Тәтеш муниципаль районының башкарма комитеты каршындагы опека һәм попечительлек секторы белгечләре катнашында үз эшчәнлекләре проблемаларын сөйләшүгә багышланган киңәшмә үтте. Хәзерге вакытта районда 52 гаиләдә тәрбиягә алынган балалар яши. Аларның иң кечкенәсе — 10 айлык, иң өлкәне — 18 яшьлек. Бу хакта ТР муниципаль районнары порталы хәбәр итә.
Киңәшмәгә ата-аналар да чакырылган иде. Алар тәрбия моментларына тукталып, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Баланың укырга, әти-әнисенә өй эшләрендә булышырга теләге булсын өчен ниләр эшләргә дигән сорауларга җавап эзләде, дип ххәбәр итә «Татар-информ».