Иртәгә Татарстан мөселман хатын-кызлары активистлары ислам республикасы Иранга кузгала.
Биредә алар әлеге илнең тарихы һәм мәдәнияте белән танышачак. Киләчәктә хезмәттәшлек итәр өчен элемтәләр булдырачак. Бер атна дәвамына сузылган сәяхәтнең программасында Ирандагы активист хатын-кызлар, массакүләм мәгълүмат чарасы белән очрашу, экскурсияләр үткәрү каралган. Моның хакында «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина хәбәр итте.
Биш кешедән торган делегация Тегеранда һәм Иранның кайбер башка шәһәрләрендә дә булачак.