«Быелдан район мәчетләрендә ким дигәндә икешәр төркемдә укулар башланып китте», — диде Баулы районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин. Баулы шәһәренең «Өмет», «Гали» мәчетләрендә өлкәннәр өчен дини дәресләр үтә. Шәһәрнең «Шигаби» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе бар икән. Әлеге бүлмәдә дә дәресләр оештырырга булганнар. Монда да дәресләр ике төркемгә бүлеп уздырыла. Атнасына ике тапкыр узучы дәресләрдә дүрт мөгаллим, ике имам-хатыйб укыта. Баулы районының Кызыл Яр авылы мәчетендә дә дәресләр оештырылган, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.