Уфа шәһәренең Бабушкин урамында урнашкан «Рамазан» мәчетен төзү эше яңартылды, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгына «Рамазан» җирле дини оешма җитәкчесе Рәҗәб Мөхәмәдиев.
Аның сүзләренчә, җиде ел дәвамында төзү эшләре йә тукталды, йә кабат яңартылды. Хәзер иганәчеләрнең шактый гына саллы ярдәмнәреннән соң гыйбадәт кылу урынын әзерләү эше күпкә тизләтелде.
- Хәзер без мәчетнең түбәсенә тотынабыз, — диде Рәҗәб хәзрәт. — Шәһәребезнең күп мөселманнары эшебезне төгәлләгәнне түземсезлек белән көтә. Уфаның үзәгенә якын булган мәчетнең ишекләре читтән килүчеләр өчен һәрчак ачык булачак.