И.Метшин: «Кайсы урында күпләп машина тора, шушы турыдагы объект милекчесе җавапка тартылачак»

Халык шәһәр белән идарә итүне безгә ышанып тапшырган икән, димәк, аны акларга кирәк, ди Казан мэры. Казан каласы территориясендә юллар һәм транспорт белән бәйле

БӘЙЛЕ
2011 Окт 17

Халык шәһәр белән идарә итүне безгә ышанып тапшырган икән, димәк, аны акларга кирәк, ди Казан мэры.

Казан каласы территориясендә юллар һәм транспорт белән бәйле кыенлыклар, «бөке»ләргә бәйле мәсьәләләрдә халык тәкъдимнәр җиткерә алсын өчен, мэр Илсур Метшин йөкләмәсен үтәп, транспорт комитетында тәүлек әйләнәсе эшли торган «кайнар линия» телефоны булдырылган: 275-30-50.

Комитет башлыгы Айдар Абдулхаков, шул рәвешле, «кайнар линия» телефоны эшләтеп җибәрелү хакында бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә игълан итте.

Ялларда электрон юл белән юллардагы вазгыятьне хәл итү буенча 150 мөрәҗәгать кабул итеп алынган, тәкъдимнәрнең исә төрлесе булган. Утырышта әйтелгәнчә, хәтта фантастиклары да, мәсәлән, Идел елгасы аша күпер салып, шәһәрне анда үстерү буенча. Мэр Илсур Метшин бу җөмләдә: «Бу нинди фантастика булсын, без елга портыннан Займище ягына М-7 трассасы күперенә таба шәһәрне әйләнеп үтү юлы салу буенча проектлау эшләре башлыйбыз лабаса, су саклагычка кадәр трамвай йөргән анда. Кешеләр уйлый, борчыла, бәлки алар проектлау өлкәсендә вәкаләтледер, мөрәҗәгатьләргә бармак аша карарга ярамый», — дип, электрон мөрәҗәгатьләрдән күп җим табып булуын басым ясап әйтте.

Мэр республика һәм аның башкаласының хокук саклау, ЮХИДИ хезмәтләренә Казан үзәгендәге объектлары милекчеләре белән берлектә тиешсез урыннарда транспорт куеп калдыруларга чик куярга кушты. Һәрхәлдә, автотранспорт куеп калдыру өчен махсус урын каралмаган икән, димәк, милекчеләр өстәмә җир алсын, офис төбенә калдырырлык мәйданчык булмагач, ерактарак урын тапсыннар. Бер генә илдә дә, Сингапурда, Лондонда, Америкада да атлаган саен парковка юк, бездә 50 метр тәпиләмәс өчен әллә нинди хәйлә табалар, 200 метр ара турында әйтәсе дә юк: башкаларга карата хөрмәтсезлекне ассызыклап күрсәтү бу, дип, халыкны тәрбияләргә кирәклеккә ишарәләде. Кайсы урында күпләп машина тора, ә үзәктә 4әр рәт дыңгычлап тыгылган турылар бар, һәм башка транспорт чараларына, кышын юл чистартырга комачаулый — шушы турыдагы объект милекчесе җавапка тартылачак. Мәсәлән, «Субконинент» кибете янында машина кую урыны юк икән, китапханә оештырсыннар кибет урынына, шәһәр үзәгендә 15 еллап эшлиләр, элементар нәрсәне булдыра алмыйлар, дип тәнкыйтьләде ул.

Шәһәрнең тарихи үзәгендәге биналарның милекчеләрен кышын былтыргы кебек эзләрлек булмасын, алайса бина алалар да, үзләре шәһәрдән чыгып китәләр, ә түбәсен кар баскан бинаны кем кардан арындыра? Димәк, алдан ук кисәтеп, хәстәрен күреп куярга кирәк, диде мэр җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп. Быел идарәче компанияләрдә үз ирекләре белән кар көрәргә риза өлкән курс студентларыннан отрядлар төзү турында сүз булды. Халык шәһәр белән идарә итүне безгә ышанып тапшырган икән, димәк, аны акларга кирәк, ә инде кадрлардан кемне калдыру мәсьәләсе үзәктә торачак, дип эштән алыну ихтималын искәртеп-киртләп куйды И.Метшин, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе