3 октябрьдан башлап, ун көн рәттән Казанда шәһәр территориясен санитар чистарту эшләре үткәрелеп, 15е шәһәркүләм өмә булды.
Шул рәвешле, кышка кергәнче башкаланың яшел зоналарын, ишегалларын чүп-чардан арындырып, каты көнкүреш калдыкларының зурларын да чүп полигоннарына төяп чыгару, юл буйларындагы баганаларга рөхсәтсез ябыштырылган реклама кәгазьләреннән арыну, 10 көн эчендә 8,3 мең агач һәм 32 меңләп төп куак утырту планлаштырылган иде. Бүген Казан муниципаль берәмлеге органнары һәм аның Башкарма комитеты подразделениеләре җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин таләбе буенча эшләнгән кадәренә җавап тоткан Башкарма комитет башлыгының уңайлыклар булдыру һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов, ункөнлеккә барлыгы 73 мең кеше һәм 1909 берәмлек техника җәлеп ителде, өмә көнне 45 мең кеше һәм 366 техника эшләде, диде. Нәтиҗәдә, 32 мең куб метр каты көнкүреш калдыгы чүп полигоннарына һәм 6,5 мең куб метр зур күләмле төзелеш калдык-постыклары һәм агач ботаклары махсус төзелеш полигоннарына төяп озатылган, шимбә көнне — 5,7 мең куб метр чүп-чар җыеп чыгарылган һәм бу гадәти көннәрдәгедән 22 процентка күбрәк.
Шулар нәтиҗәсендә, санкциясез 158 чүплек бетерелгән, шулай ук өмә көнне — 11е. Ток баганаларына, юл билгеләренә ябыштырылган реклама кәгазьләрен алу, аларны һәм светофорларны төзекләндерү буенча подряд оешмалары эшли. Казандагы 266 гектар парк һәм скверда 5 меңләп агач һәм 3372 төп куак утыртылган. Шәһәр территориясен санитар чистарту буенча эшләр подряд оешмалары, идарәче компанияләре көче белән алга таба да дәвам иттерелә, дип вәгъдәли А. Лобов.
Хисапны дикъкать белән тыңлаган мэр, Мәскәү районы Коломенская ур., 3 адресы буенча яшәүчеләр агачлар утыртырга үсентеләр сорап мөрәҗәгать иткән, әмма аларга игътибар бирүче булмаган, хәтта идарәче компания дә, дип ризасызлык белдерде. «Бу ни була инде: халыкны өмәдә актив катнашырга бер атна алдан ук чакырабыз, идарәче компания, район хакимияте ихтыяҗга җавап бирми. Моның буенча гаеплеләрне табыгыз», — дип, җавап көтәчәген белдерде Илсур Метшин, дип хәбәр итә "Татар-информ".