Рамин Мехманпараст: «Рәсәй белән Иран Ислам республикасы берләшеп хезмәттәшлек итәргә тиеш...»

Бүген, 14 октябрьдә 15:00дә ММЧы агентлыгы «Татмедиа»да Татарстан белән Иран Ислам Республикасының хезмәттәшлек итүенә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Алар кичә кич Казанга

БӘЙЛЕ
2011 Окт 14

Бүген, 14 октябрьдә 15:00дә ММЧы агентлыгы «Татмедиа»да Татарстан белән Иран Ислам Республикасының хезмәттәшлек итүенә багышланган матбугат конференциясе булып узды.

Алар кичә кич Казанга килде. Бүген иртән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты, «Кол Шәриф"тә җомга намазын укып, Кремльне карап чыкты. Аннары Казан федераль университетының журналистика факультеты студентлары белән әңгәмә корды. Студентлар Иран вәкилләренә сорауларын бирде, киләчәктә хезмәттәшлек итәргә сөйләште, визиткалар белән алмашты. Шуннан соң иранлылар «Татмедиа» оешмасына Казан ММЧлары хәбәрчеләре белән очрашуга килде. Биредә Иран дәүләте вәкилләре белән егермедән артык ММЧлары журналистлары очрашты. Иран ММЧлары белән Рәсәйнекеләр хезмәттәшлек итәчәкме? Һәм хезмәттәшлек итсәләр, моны ни рәвешле башкарачаклар? Конференциядә Иранның махсус мәсьәләләр белән шөгылъләнү буенча ярдәмчесе, матбугат сәркатибе, Иранның чит ил эшләре министрлыгы ММЧы һәм гомум дипломатия үзәге җитәкчесе Рамин Мехманпараст чыгыш ясады. Ул: «Теләсә кайсы ил иҗтимагый фикерне формалаштыра белергә тиеш. Һәм монда мөһим рольне ММЧлары уйный. Көнбатышта исә дөреслекне үзгәртеп күрсәтүләре белән, ислам илләре хакында халыкта тискәре фикер уяна. (Мәсәлән, Голливудта төшерелгән бер фильмда сакаллы ирнең, ягъни мөселман кешесенең самолет урлап киткәнен күрсәтәләр.) Без моның бу рәвешле булуына юл куерга тиеш түгел. Шулай ук төрле тикшерү үзәкләре ачыла. Анда халыктан сораштыру үткәреп, кайбер илләрне куркыныч итеп күрсәтәләр. Шуннан күпчелектә мөселманнардан курку һәм алардан ераграк тору теләге уяна. Барлык ММЧлар өчен дә ике максат булырга тиеш. Беренчесе, шул дәүләтнең, илнең гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтү, мәдәнияте белән таныштыру. Икенчесе, дөрес булмаган мәгълъүматның яраксызлыгы турында халыкка яхшылап төшендерә алу. Чынбарлыкны күрсәтә белү. Әлбәттә, без моны аерым-аерым эшли алмабыз. Шуңа да берләшеп хезмәттәшлек итәргә кирәк»,-диде.

Рамин Мехманпарастка: «Ни дәрәҗәдә Рәсәй ММЧлары Иран турында объектив мәгълүматка ия?» дигән сорау бирелде. Аның җавабы:

Һәрбер илдә төрле ММЧы һәм үз алымнары. Кайвакыт дөрес, ә кайвакыт объектив булмаган мәгълүмат та бирелергә мөмкин. Моның сәбәбе: безнең арада турыдан-туры элемтәләр булмауда. Көнбатыштан алынган чыганаклар аркасында мәгълүмат дөреслеккә килеп бетмәү очрагы күзәтелә.

Иран Ислам Республикасының Казандагы консулы Рәсүл Шаян үзенең чыгышында Ираннан килгән журналист-хәбәрчеләр белән залда утыручы ММЧлары вәкилләренә аралашыр өчен элемтәләр булдырып, бер-берләренә визиткаларын калдыруны тәкъдим итте. «Бу алга таба мөнәсәбәтләр ныгысын өчен мөһим әйбер», — дип билгеләп үтте ул.

Чираттагы сорауны Халыкара хатын-кызлар җәмгыятенең һәм (Вафа) гаиләсенең сәяси бүлеге баш мөхәррире Тахири Чекка бирделәр. Сорау Тегеранда ел саен үткәрелүче хатын-кыз журналистлары конференциясенә багышланган иде. «Конференциянең максаты: бар илләрдән килгән журналист хатын-кызларны җыеп, аларны аралаштыру, таныштыру. Узган елны 25 илдән вәкилләр чакырылган иде. Алар арасында Рәсәйдәге «Мөселманнар» тапшыруын алып баручы Динара Садретдинова да катнашты. Без бу конференциягә кеше сайлаганда авыр шартларда эшләүче хатын-кызларны чакырабыз. Мәсәлән, узган елны Сектор Газдан хәбәрче чакырылган иде. Без аңа бүләгебезне тапшырдык. Һәм сезне дә без һәрчак үзебездә кунакта күрергә шат булачакбыз. Мәсәлән, декабрь аенда Иранда узачак конференциягә биш мөселман хатын-кызы киләчәк. Шулар арасыннан берәү Татарстаннан булачак дип көтелә.»

Ахырда Иран кунакларына 15 телдә язылган «Шүрәле»китабы, Рәсәй хакында төшерелгән лицензияләнгән диск бүләк ителде. Ике республика хәбәрчеләре дә үзара аралашып, элемтәләр булдырды, визиткалар белән алмашты.

 Айсылу ЮЛДАШЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе