2011 елның 13 октябрендә республикабыз мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов Әлмәт шәһәрендә булып кайтты. Биредә алар Әлмәт муниципаль район башлыгы Ришат Әбүбәкеров белән очрашып, райондагы дини хәлнең торышы һәм алга таба нинди юнәлештә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.
Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов шулай ук Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре белән дә очрашты. Студентларны булдыра алганча вакытларын гыйлем алуга багышларга чакырды, киләчәктә дөньяви уку йортларында белем алу, хәрби хезмәттән кичектерелү һәм яшьләрне борчыган башка сорауларга да тукталып үттеләр, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.