Мондый яңалык нигездә Гали Акыш исемендәге лицейда һәм 57 нче гимназиядә күзәтелә.
Чаллы мәктәпләрендә укучылар электрон китаплардан файдалана башлады. Мондый яңалык Гали Акыш исемендәге лицейда һәм 57 нче гимназиядә күзәтелә, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы хәбәрчеләре.
Балаларга яңа төр китапларны ата-аналары сатып алган. Мондый китап тышкы яктан планшетникка охшаган. Аның хәтеренә гади 10 мең китапны тупларга мөмкин. Аның бары тик бер генә кимчелеге бар: ул матур әдәбият укуга юнәлтелмәгән. Мондый китап 2 мең сумнан алып 10 мең сумга чаклы бәяләнә. Ә аның авырлыгы 500 грамм тирәсе. Чагыштыру өчен: мәктәпкә йөри торган сумканың авырлыгы гадәттә 8 килограммга чаклы җитәргә мөмкин, хәбәр итә «Татар-информ».