И. Фәйзов: "Чаллы шәһәрендә рухи җәмгыять тудыруга омтылалар..."

Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген, ягъни 13 октябрьдә Чаллы шәһәренең «Әбүзәр» мәчете каршында

БӘЙЛЕ
2011 Окт 13

Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген, ягъни 13 октябрьдә Чаллы шәһәренең «Әбүзәр» мәчете каршында «Мәдәни-агарту хәйрия пансионаты» дигән коммерсияле булмаган автоном оешманың ачылу тантанасы булды. Башта Татарстан республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Латыпов, мөфтинең беренче урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов, ТРында дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин һәм башкалар укыту, ял бүлмәләре, спорт заллары белән танышты. Шәһәрнең имамы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин пансионат хакында сөйләде.

Бу оешма эшчәнлегенең төп максаты: 12 дән 17 яшькәчә балаларга тәрбия бирү, мәдәни-агарту хезмәте күрсәтү булачак. Иртән алар гомумбелем бирү мәктәпләрендә укыячак, ә пансионатта факультатив рәвештә укып, Казанның РИУына керергә әзерлек туплаячаклар. Төп фәннәр буенча РИУга керү өчен репетитор әзерлеге дә каралган.

Пансионатта балалар һәрдаим укытучылар күзәтүендә булачак. Хәзерге вакытта биредә 15 бала бар. Монда укучылар туплаганда әз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән балалар сайланган. Яшәү һәм укыту биредә бушлай. Пансионат үзенең эшчәнлеген хәйриячелек бәрабәренә тормышка ашыра.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрхәд Латыпов пансионат укучыларын һәм җитәкчеләрен оешманың ачылуы белән тәбрикләде. Ул мондый оешмаларның ачылуы җәмгыятьнең рухи үсешенә һәм татар халкының күп гасырлык милли-мәдәни йолалары саклануга китерәчәген ассызыклады. Илдус хәзрәт Фәйзов Чаллы күп милләтле шәһәр буларак катлаулы менталитетка ия икәнен әйтте. «Шул ук вакытта шәһәр толерантлыкның күркәм үрнәге булып тора. Чаллыда рухи җәмгыять тудыруга һәм халыкларның йолаларын үтәүче һәм белүче шәһәр итәргә омтылалар. Пансионатның ачылуы моның ачык мисалы булып тора.Пансионат чаллылыларның рухи үсешенә юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте мөфти. Аның сүзләренчә, Диния нәзарәте РИУда дистанцион укуны, шулай ук югары уку йортлары галимнәренең килеп укытуларын караячак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе