Казанда сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча халыкара форум бара

Руфина Голубева: «Соңгы елларда дәүләт күләмендә социаль сәясәт актив төстә алып барыла» Бүген «Казан ярминкәсе» ААҖ дә, «Сәламәтлек индустриясе.

БӘЙЛЕ
2011 Окт 13

Руфина Голубева: «Соңгы елларда дәүләт күләмендә социаль сәясәт актив төстә алып барыла»

Бүген «Казан ярминкәсе» ААҖ дә, «Сәламәтлек индустриясе. Казан» 16 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча халыкара форум ачылды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге белән берлектә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм онкология буенча Россия-Америка альянсы тарафыннан оештырылган мондый форум икенче мәртәбә үткәрелә.

Форумда катнашучыларны ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов исеменнән министр урынбасары Руфина Голубева сәламләде. «Соңгы елларда дәүләт күләмендә социаль сәясәт актив төстә алып барыла. Сәламәтлек саклау тармагына финанс чаралары шактый зур күләмдә бүленеп бирелә. Сәламәтлек саклау технологияләре өстенлекле юнәлеш булып санала. Сәламәт кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту өчен әле бик күп эшләр башкарасы бар», — ди ул. Руфина Голубева билгеләп узганча, бүгенге көндә һәр икенче бала хроник авырудан тилмерә. Тулысынча сәламәт булып бары тик 4 процент бала гына дөньяга килә, шуңа күрә кечкенәдән начар гадәтләрнең зыянын аңлату кирәк.

2009 елда «Сәламәтлек» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе гражданнарында сәламәт көнкүреш формалаштыру юнәлешенә игътибар юнәлтелә башлаган. Моңа бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең барлык субъектларында яңа сәламәтлек саклау учреждениеләре булдырылган — өлкәннәр өчен 502 сәламәтлек үзәге һәм балалар өчен 211 үзәк. Хәзерге вакытта республикада шәһәр шифаханәләре һәм медицина профилактикасы үзәкләре базасында, республиканың 7 шәһәрендә өлкәннәр өчен 15 һәм балалар өчен 6 үзәк гамәлдә тора.

Форумның ачылыш өлешендә ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова билгеләп узганча, кызганычка каршы, бүгенге көндә күпләп сәламәтлекнең кадерен аңламый: туклану режимын бозып яши, начар гадәтләреннән арына алмый. Безгә халыкның физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүенә кызыксыну чаралары тудыру шарт. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россия Федерациясендәге офисы җитәкчесе урынбасары Татьяна Колпакова ассызыклаганча, сәламәтлек саклау тармагы белгечләре алкоголь һәм тәмәке тартуның нинди зыян китерүе турындагы мәгълүматны җиткерү өчен җаваплы.

Форумда шулай ук АКШ Милли рак институты эпидемиологы, онкология буенча Россия-Америка альянсы вәкиле доктор Марк Параскондола чыгыш ясады һәм тәмәке тартуга каршы көрәш буенча халыкара дәрәҗәдә фикер алышуны хуплавын белдерде.

Форум йогышлы булмаган авырулар, алкоголизм, тәмәке тарту, юл-транспорт травматизмы, рак скринингы һәм профилактикасы, йөрәк-тамыр авырулары буенча докладлар белән дәвам итте, дип хәбәр итә «Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе