Район фестивале Казанда яшәүче төрле милләт халыкларының телен саклау, өйрәнү һәм үстерү Программасын тормышка ашыру максатында үткәрелә.
Катнашырга теләк белдерүчеләрнең гаризалары 25 октябрьгә кадәр сайлау турлары узачак урыннарда кабул ителә.Совет районы идарә итү органының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фестивальнең сайлау турлары конкурсның 4 көнендә үткәреләчәк. 8 ноябрь — «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә (Н. Ершов ур., 57а); 9 ноябрь — Сәед-Галиев исемендәге мәдәният йортында (Совет ур., 18); 10 — ноябрь «Танкодром» үзәк иҗат йортында (Латыш Укчылары ур., 12); 11 — ноябрь «Азино» үзәк иҗат йортында (Ломжа ур., 6а).
Фестивальнең гала-концерты декабрь аеда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтәчәк.