Кызның үлем факты буенча җинаять эше ачыла
Екатеринбургта физкульура дәресендә 4 сыйныф укучысы үлә. Свердлау өлкәсе Тикшерү идарәсе хәбәр итүенә караганда, фаҗига 32 санлы урта мәктәпнең спорт залында була. «Дәрес барышында, әгъзаларны яздыру өчен башкарылган йөгерүдән соң, 4нче сыйныфта укучы кыз үзен начар сизә. Берникадәр вакыттан соң аның йөрәге тибүдән туктый. Укытучыларның әйтүенә караганда, кыз нинди дә булса чир белән физкультура буенча махсус төркемдә исәптә тормый», — дип сөйләделәр идарәдә.
Кызның үлем факты буенча җинаять эше ачыла. Бүгенге көндә, үлем сәбәпләрен белү максатыннан, суд медицина экспертизасы билгеләнә, кызның әти-әнисе, укытучылардан сорау алу бара, дип хәбәр итә "Татар-информ".