Саба районы мөхтәсибәте әһелләре хәбәр иткәнчә, Саба җәмигъ мәчете декабрь аеда дини йортның 170 еллыгы билгеләп үтәчәк. Хәзер исә биредә ремонт эшләре бара.
Инде бу ай башыннан мөселманнар өчен дини гыйлем бирү дәресләре башланып киткән. Бу көннәрдә Сабаның өлкән абыстае Йосыпова Тәнзилә ханым дини гыйлем бирүче мөгаллимнәргә Диния нәзарәте тарафыннан чыгарылган программа нигезендә укыту алымнары белән таныштырачак дип көтелә. Ул көнне мәчеттә табын да оештырылачагы билгеле.