Казан метролары Рәсәйнең барлык төбәкләре өчен дә зәгыйфь кешеләр өчен җайлаштырылуы белән үрнәк булачак.
«Җайлаштырылган әйләнә-тирә» федераль программасы нигезендә, Татарстан каршылыксыз әйләнә-тирә хасил итү буенча алга чыкты. Программаны акча белән тәэмин итү 50 гә 50 шартларында федераль үзәктән тормышка ашырыла.
Республика кысалары нигезендә, Казан метроларында ишетү-күрүдә зәгыйфьлекләре булган, махсус арбада утырып йөрүчеләр өчен уңайлы шартлар барлыкка китереләчәге планлаштырылган. (мәгълүмат тактасы, күтәргечләр, лифтлар һ.б.) Шулай ук урам аркылы чыга торган 6 җир өсте һәм бер җир асты лифты булдыру каралган.
Сүз уңаеннан, бүген инде Казанда 125 күтәрелмәле баскычлы, түбән идәнле автобуслар файдаланыла. Шундый ук 75 троллейбус, күзләре начар күрүчеләргә махсус яктыртылган такталы 600 автобус һәм 72 троллейбус каралган. Бер автобус һәр категория кешегә ярашлы итеп җайлаштырылган. Анда күтәрелмәле баскыч, яктыртылган такта һәм пассажирларны сөйләм белән озата баручы махсус җайланма бар.