Татарстан транспорты прокуроры вазифаларын башкаручы сишәмбе көнне "Арбат" йөк теплоходына карата кузгатылган җинаять эшен раслады. Әлеге теплоход "Булгария" су төбенә киткәндә аларга ярдәм күрсәтмичә узып киткән иде, дип хәбәр итә Идел буе тикшерү идарәсе.
"Җинаять эше Татарстан республикасының Кама Тамагы районы мәхкәмәсенә тапшырылган", - дигән хәбәр килә "Интерфакс"тан.