Хәтерсез кеше — киләчәге булмаган бәндә

Хәтер...Бу нибары 5 хәрефтән торган сүз үзенә никадәрле зур мәгънәне сыйдырган. Әгәр адәм баласы хәтерен җуйса, эш харап: ул үзенең кем икәнлеген,

БӘЙЛЕ
2011 Окт 11

Хәтер...Бу нибары 5 хәрефтән торган сүз үзенә никадәрле зур мәгънәне сыйдырган. Әгәр адәм баласы хәтерен җуйса, эш харап: ул үзенең кем икәнлеген, нинди милләттән булуын да аңламаячак.

Моннан 459 ел элек Казан ханлыгы үзенең мөстәкыйльлеген югалткан. 1552 елның 2 октябре (иске стиль) Казан тарихында иң фаҗигале көн булып санала.

Күренекле татар тарихчысы Әхмәтһади Атласи үзенең «Казан ханлыгы» дигән китабында бу аянычлы көн турында «...Иван 2 октябрьдә, якшәмбе көн, иртәнге сәгать 3 тщ орышка щзер булып торырга боерды. Үзе дә кичтән үк шуңа әзерләнеп, өстенә көбәсен киде. Каланың асты ике урыннан казылып, шуларның астына 48 кисмәк дары куелган иде.

Якшәмбе көн иртүк Михаил Воротынский Иван янына кеше җибәреп, дарыларның кала астына куелганлыкларын, ләкин дары куйганны казанлылар күргәнлектән, һөҗүмне сәгать 3 кә калдырырга ярамавын Иванга белдерде. Иван һәр бүлеккә хәбәр җибәреп, тиздән орышны башларга әзеоләнеп торырга боерды...

...кояш чыгып, бераз гына күтәрелә башлаган иде. Шул чагында бик нык шартлау ишетелеп, бөтен җир өсте селкенеп китте. Бу шартлау әлеге кала астына куелган дарыга ут кабынганлыктан иде. Иван чиркәү ишегеннән чыгып караганда кала ватылган, бүрәнә һәм кешеләр югары күтәрелгән, һава тузан белән томаланган иде. Бераздан соң тагы да бик нык шартлау ишетелде. Монысы әүвәлгесеннән дә катырак булды...»

«Казан ханлыгы»нда язылганча, аннары урыслар Казанга һөҗүм итәләр. Кан кардәшләребез исә башкаланы сакларга керешәләр. Әмма көчләр тигез түгел. Шул шартлатылган урыннан урыслар Казанга ургылып керә башлыйлар. Шәһәргә кергән гаскәрнең байтагы каланы таларга тотына. Казанлылар бу уңайлы мизгелне файдаланып калырга уйлыйлар. Алар төрле яктан җыелып, урысларны кыра башлыйлар. Өстенлек кабаттан татарлар ягына күчә. Урыслар чигенергә керешә. Алар: «Кисәләр! Кисәләр!» дигән сүзләр кычкырып качарга ук тотыналар. Иван үз бүлегендәге 20 мең сугышчының яртысына — 10 мең чамасына орышка керергә боера. Менә шушы соңгы көчләр ярдәм итә дә инде урысларга. Өстенлек тагын каршы яклар кулына күчә. Шул ук көнне кичкә Казан алына. Башкала бик нык талана, ул 3 көнгә гаскәр кулына тапшырыла. Солдатлар шул вакыт эчендә никадәрле малны җыя алсалар, ул аларныкы булып саналган. Кулына корал тота алырлык ирләр кырыла, хатын-кызлар, кечкенә балалар әсир итеп алына.

...БТИҮнең Президиумы рәисе Галишер Нуриәхмәтнең сүзләренчә, быелның 14 октябрендә — изге җомга көнендә булачак 10 нчы Корылтайда Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган милләттәшләребез катнашачак. Бу көнне сәгать 11 дә «Казан» милли мәдәният үзәгендә узачак Корылтайда танылган сәясәтчеләр Г. Нуриәхмәт, Ю. Камалетдинов, М. Лотфуллин, Ф. Бәйрәмова һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.

15 октябрьдә Корылтай делегатлары «Ирек мәйданы»нда сәгать 10 да башланачак митингта катнашачак.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе