Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 13 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Крупская урамы, 14 йорт адресы буенча урнашкан «Әбузәр» мәчете территориясендә мөселман балалары интернатының ачылу тантанасы үтәчәк. Интернат эшчәнлегенең төп максаты — күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, 11-17 яшьлек күчеп килгән кешеләргә, ялгыз ата-аналарга хәйрия белән булышу һәм сәләтле балаларга тәрбияви, мәдәни-мәгърифәти яктан ярдәм күрсәтү. Балалар гомуми урта мәктәпләрдә гыйлем алса, интернатта исә традицион ислам кыйммәтләрен үзләштерә алачаклар.
Киләчәктә РИУына керергә теләкләре булганнар өчен махсус әзерлек тә алып барылачак. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.