Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 10 сентябрендә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Казыйлар шурасы утырышы узды. Утырышта Төньяк казыяткә караган алты казый (Арча, Әтнә, Балтач, кукмара, Саба, Теләче) районнардагы эшчәнлекләре буенча исәп-хисап бирде.
Шулай ук имам-хатыйплар якынлашып килүче Корбан гаетенә кагылышлы кайбер сораулар буенча да фикер алыштылар.