Ачык хат

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы рәисе Г.З. Нуриәхмәт Татарстан Җөмһүрияты Президенты Р. Н. Миңнехановка язган АЧЫК ХАТЫнда түбәндәге юллар язылган.

БӘЙЛЕ
2011 Окт 10

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы рәисе Г.З. Нуриәхмәт Татарстан Җөмһүрияты Президенты Р. Н. Миңнехановка язган АЧЫК ХАТЫнда түбәндәге юллар язылган.

«Хөрмәтле Президент әфәнде!

22 ел инде 15 октябрь көнне татар халкы үзенең мәркәзе Казанда зур җыен үткәрә. Халык татар дәүләте өчен сугышып шәһит булган бабайларыбызны искә ала — Хәтер көне үткәрә. Кызганычка каршы, бу истәлекле көн 19.02.1992 елда кабул ителгән «Татарстан республикасында истәлекле һәм бәйрәм көннәре турында» Татарстан Канунына кертелмәгән. Әмма ләкин халык татар дәүләтенең бәйсезлеген яклап һәлак булган каһарманнарны искә алу өчен елда җыела. Бу истәлекле көн хәтта бездән меңнәр чакрым еракта булган Австралия календаренә Казан ханлыгы бетерү көне диеп кертелгән.

Бу фаҗигале көнне рәсми истәлек көне итү халыклар арасында киеренкелек тудырачак, дип уйлаучылар бардыр. Әмма ләкин татар халкының, башка халыклар кебек, үзенең фаҗигале тарихын белергә һәм онытмаска тулы хокукы бар. Бу көнне онытырга теләүчеләргә безнең борынгы бабайлар алдында оят булырга тиеш. Үзенең тарихын онытканнар милләт исемен йөртергә лаеклымы соң? Татарстан хакимиятенең бу истәлекле көнне ничек билгеләп үтүе милләтебез өчен бик әһәмиятле. Кичектермичә Хәтер көнен рәсмиләштереп 19.02.1992 елда кабул ителгән «Татарстан республикасында истәлекле һәм бәйрәм көннәре турында» ТР Канунында үзгәрешләр кертергә кирәк. Без һәр елны бу хакта мөрәҗәгать итәбез. Нигә бу мәсьәлә 22 ел буена хәл ителми?! Бу мөһим мәсьәләгә кичектергесез игътибар итүегезне сорыйбыз.

Казан шәһәре башлыгының 1999 елның 20 мартында кабул ителгән №494 нче карары нигезендә 2002 елда Казанда 1552 елда шәһит булган каһарманнарга һәйкәл куелырга тиеш иде. Шундый ук карарны Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында кабул иткән иде. Бу карарны үтәү өчен махсус фонд оештырылырга һәм конкурс үткәрелергә тиеш иде. Ләкин болар берсе дә үтәлмәде. Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан куелган ташны да кемнәрдер урыныннан берничә кат күчерде. 2010 елның декабрендә Татар иҗтимагый үзәге Татарстан Президентына бу мәсьәлә турында хат язган иде, ләкин бу хат Мәдәният Министрлыгына төшерелде һәм аннан чираттагы мәгънәсез «җавап» алынды (№1898-22 от 07.04.2011). Янәсе, проектка «үзгәрешләр кертү» кирәк. Вакыт үтте, эш әле урыныннан кузгалмаган. Гомумән, Мәдәният министрлыгы һәйкәл куюны күп еллар инде «суза» һәм «күмәргә» тели.

Хөрмәтле Президент! Татарстан хөкүмәте тарафыннан Хәтер көнен рәсмиләштерү һәм һәйкәл куелу бөтен дөньяга таралган татар милләтенә данлы һәм фаҗигале тарихын хәтерләтеп, аның рухын күтәрер иде. 2010 елда Польша президенты, бөтен дөньяга хәбәр итеп, тантаналы рәвештә татар каһарманнарына һәйкәл ачты. Бу вакыйга бөтен дөнья татарларында горурлык хисләре уятты. Сез Казанда татар каһарманнарына һәйкәл ачучы булып тарихка керерсез, дип ышанып калабыз.

14.09.2011»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе