Йәмән президенты Али Габдулла Салех үзенең урынын калдырачагын игълан итте.
Массалы рәвештә аның китүен таләп итүләр 9 айга сузылган иде. Нәтиҗәдә бу Йәмән тормышына да тәэсир ясамый калмаган. 33 ел буе ил башлыгы булып торучы Салех соңгы чиккә хәтле китүдән баш тарткан.
Шулай да соңрак: «Мин хакимияттән баш тартам һәм якын көннәрдә урынымны калдырам», — дип хәбәр итте ул телевизион игъланында.
Моңа кадәр үк Йәмән президенты берничә тапкыр китү турында сүз кузгалткан булган. Әмма сөйләшү соңгы чиккә хәтле тоткарланган. Йәмәннең мәгълүмат министры урынбасары хәбәр итүенчә, Салех үз урынында озак тоткарланырга җыенмый, дип хәбәр итә «Рус хезмәте» ВВС.