Янгыннан соң торгызылган, Аксубай районының Ибрай авылындагы мәчете ярдәмгә мохтаҗ

22 март көнне әлеге мәчет бинасында янгын чыккан иде. Төзексез электр үткәргече мәчеткә зыян салды. Бинаның бары дүрт як стеналары гына утырып калды.Ибрай авылы

БӘЙЛЕ
2011 Окт 07

22 март көнне әлеге мәчет бинасында янгын чыккан иде. Төзексез электр үткәргече мәчеткә зыян салды. Бинаның бары дүрт як стеналары гына утырып калды.Ибрай авылы җөмһүриятебездә иң зур авылларның берсе. Ул, мөгаен, Шәле авылыннан гына калышадыр. Монда дүрт мөселман мәхәлләсе. Авылдашлар һәм имам-хатыйб Рафис хәзрәт Мәхмүтов тырышлыгы белән кыска вакыт эчендә бинаны торгызу бәхетенә ирешелде. 20 августта мөселманнар тәравих намазын биредә укыды. Зур ярдәмне тумышы белән әлеге авылдан булган, Самара өлкәсн мөфтие Вәгыйзь хәзрәт Яруллин күрсәтте. Ул төзелеш өчен кирәк-яраклар юнәлтте һәм ярты миллионнан күбрәк акча китерде. Казан шәһәре эшкуары Луиза Мөхәммәдуллина 130 мең сум күләмендә акча корбан итте. Авылның авыл хучалыгы инвесторлары аталы-уллы Рәис һәм Әхтәм Сөләймановлар 100 мең күләмдә акча сарыф кылды. Төзү эшләрен читтән килүчеләр башкарды. Хәзер мәчет куллануга әзер, дияргә була. Ләкин бик күп чыгымнар сарыф итүне таләп итә әле. Салкыннар башланганчы уңайлы шартлар тудырып бетерергә кирәк. Бу нисбәттән, изгелек кылырга теләүчеләргә һәм мөмкинчелекләре булучыларга мәчеткә ярдәм күрсәтүләрен үтенәбез. Имам-хатыйб Рафис хәзрәт Мәхмүтовның кесә телефоны номеры: 89179372740.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе