2011 елның 11 июле һәрбер татарстанлы һәм кайбер чит төбәк кешеләре өчен дә тетрәндергеч көн булды. Кыска вакыт эчендә су төбенә киткән «Булгария» теплоходы корбаннарының гомере өзелде, ә аларның якыннары өчен бу көн һәм кайгыны ишетү мизгелләре гомерләренең иң авыр вакытларының берсе булгандыр.
Сүзем хәзер әлеге һәлакәт хакында гына түгел, ә өч якынын: кызын, киявен һәм аларның баласы, ягъни оныгын югалткан Биектау районы «Шәпше» авылы кияве, эшкуар Альберт әфәнде турында барачак.
Белүебезчә, теплоходта зыян күрүчеләргә һәм якыннарын югалтучыларга хакимият тарафыннан акча бүлеп бирелде. Һәлакәт вакытында тән яралары алучыларга - 400 мең сум, ә азрак зыян күрүчеләргә - 200 мең, якыннарын югалткан гаиләләргә 1млн. күләмдә акча биреләчәк дигән карар чыккан иде. Әлбәттә, бу акчалар иң газиз кешеләрен югалтучыларга якыннарын кайтармаячак. Ә бит күпләрнең күз алларында балалары, әти-әниләре, якын дуслары су астына китте. Берәүләр никадәрле генә ныклап куллардан тотынышса да, әҗәлләре җитүчеләрнең куллары ычкынды. Һәм бу хәлнең шаһитлары булганнар күп вакыт шок эчендә йөрде. Бәлки куркыныч бер төш күргәндәй, бүген дә куркынып уяналардыр. Тик, кызганычка, бу төш кенә түгел иде.
Югарыда искә алынган әфәнде дә гомеренең иң авыр мизгелләрен кичергән. Бу авыр сынауларга ничек түзгәндер?! Тик безгә аның бүгенге көндә бик тә изге эш белән мәшгуль булуы мәгълүм. Ул бүлеп бирелгән акчага «Шәпше» авылында мәчет төзетә. Һәм әлеге мәчетне ул нәкь менә 2012 елның 11 июленә төзетеп бетерергә ниятли, дип хәбәр итә Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин.
Альберт әфәнденең изге гамәлләреннән Аллаһ риза булсын һәм балаларын югалткан кайгыны кичерергә аңа сабырлык бирсен. Әлеге мәчет мөселманнарыбыз өчен бик күп еллар хезмәт итеп, Аллаһка гыйбадәт кылу урыны булсын!
Айсылу ЮЛДАШЕВА