Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2011 елның 6 октябрендә Рәсәйдә җәза бирү федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, полковник Р. Дәүлиев белән очрашу булды.
Киңәшмәдә Диния нәзарәте вәкилләре, беркетмә бүлеге башлыгы И. Насыйбуллин, җәза бирү идарәсе белән бергәләп хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе А.Зарипов катнашты.
Нәтиҗәдә, бергәләп хезмәттәшлек итү турында карар кабул ителде, имамнарның җәза бирү системасында эш сыйфатларын яхшырту мәсьәләләре һәм ирекләреннән мәхрүм ителгән мөселманнарны Корбан бәйрәменә хәләл азык-төлек белән тәэмин итү турында сүз барды.