Минтимер Шәймиев фикеренчә, Зөя һәм Болгарны тергезүгә керешү, бөтен Россия җәмәгатьчелегенең масштаблы эшләре өчен Татарстаннан сигнал булып тора
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында «Бүгенге дөньяда мәдәни мирас: тәҗрибә, проблемалар һәм саклау перспективалары» халыкара музей форумының пленар утырышы ачылды. Форум эшендә мәдәни хәзинәләрне саклау һәм яңартып кору буенча ICCROM халыкара тикшеренү үзәге генераль директоры Мунир Бушенаки, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Дәүләт тарих музее президенты Александр Шкурко һәм башка кунаклар, студентлар катнашты. Алар алдында республиканың беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Татарстан Президенты исеменнән кайнар сәлам җиткереп, ул актив позиция белдергән форумны оештыручыларга рәхмәтен ирештерде.
«Казан федераль университетының җәмәгатьчелекнең рухи дөньясын үстерү юнәлешендә башлап юл салучы булуы сөендерә. Әйтергә кирәк, форумның студентлар катнашында узуы да игътибарга лаек, чөнки нәкъ менә алар безнең дәвамчыларыбыз, объектив сәбәпләр аркасында кайчандыр кулдан ычкындырган мөмкинлекләрне кайтару, җәмгыятьне рухи яктан яңадан торгызу өчен тырышучылар. Рухи байлыклар дөньясы белән яши белергә кирәк, ул үзе бер аерым дөнья», — дип белдерде Минтимер Шәймиев. «Хакимият башында ничә ел торып, Болгар һәм Зөяне торгызу буенча иҗтимагый советны җитәкләп, мин тарихны өйрәнүнең никадәр мөһим булуын аңлыйм. Иң әһәмиятлесе: булганны югалтмау һәм аны буыннан-буынга тапшыру. Һәр галимгә дә бу юнәлештә озак эшләү сәләте бирелми, моңа бик зур сабырлык кирәк», — дип саный Дәүләт Киңәшчесе.
Ул чыгышында китапларның һәм документларның ни дәрәҗәдә зур хәзинә булуына басым ясап, өем-өем китапларның бөтен игътибарны йолып алуын, ул хезмәтләрнең күңелгә олы ләззәт бирүен билгеләп узды. Минтимер Шәймиев гомерен рухи дөньяга багышлаган тарихчыларга, археологларга, галимнәргә олы рәхмәтен җиткерде. «Тарихны өйрәнмичә киләчәк турында уйлап булмый», — ди ул. Дәүләт Киңәшчесе мәдәни һәм тарихи һәйкәлләр белән шөгыльләнүче ЮНЕСКО Советы әгъзаларына рәхмәтен ирештерде. «Шундый танылган галимнәр белән хезмәттәшлектә торып, без тарих объектларын консервацияләү һәм яңартып кору белән шөгыльләнүче дөньякүләм һәм Россия институтларын фәнни яктан тәэмин итәргә бурычлы. Тарихи һәйкәлләрне консервацияләү һәм яңартып кору өлкәсендә чын осталык булмаса, бу эшкә тотынмавың хәерлерәк. Бу юнәлештә җиңел караш булырга тиеш түгел», — дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул безнең илнең күпконфессияле, күпмилләтле булуының да олы мирас булуына басым ясады. «Һәр халыкның, һәр территориянең үз традицияләре, гореф-гадәтләре бар, элек сугыш, репрессияләр, үзгәртеп кору чорында рухи кыйммәтләр белән шөгыльләнергә вакыт булмаган булса, хәзер без бу эшкә ныклап тотынырга кирәк. Казанның меңъеллыгына әзерлек кысаларында Казан Кремле комплексын торгызуга ирештек, хәзер исә, Зөя һәм Болгарны тергезүгә керештек, бу юнәлештә квалификацияле төстә эшләргә тырышуыбыз, бөтен Россия җәмәгатьчелегенең масштаблы эшләре өчен Татарстаннан сигнал булып тора», — дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.
Минтимер Шәймиев чыгышында Казанның тарихи һәйкәлләренә һәм бу өлкәдә яңартып кору, төзелеш эшләренең киң колач җәйгәнлеген әйтеп узды. Тарихи һәйкәлләргә җитди игътибар бирү мәсәләсендә ул Алабуганы үрнәк итеп китерде. «Алабуганың элеккеге мэры Илшат Гафуров Алабуга территориясендә тирән тарихны яңарту, туризмны чәчәк аттыру өчен бик зур гамәлләр башкарды», — ди ул.
Дәүләт Киңәшчесе чыгышын төгәлләп, башлап җибәргән гамәлләрнең зур изге эшнең чишмә башында торачагына басым ясады, дип хәбәр итә "Татар-информ".