Мөфти наркоманиягә каршы фәтва чыгарды

Наркотикларга каршы көрәшне табиблар һәм хокук саклаучылар гына түгел, дин әһелләре дә алып бара башлады. Татарстан мөфтие бу хакта махсус фәтва чыгарды. Русия Эчке эшләр

БӘЙЛЕ
2011 Окт 06

Наркотикларга каршы көрәшне табиблар һәм хокук саклаучылар гына түгел, дин әһелләре дә алып бара башлады. Татарстан мөфтие бу хакта махсус фәтва чыгарды.

Русия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күз салсак, Русиядә 3,5 миллион наркоман бар. Бу сан һәр елны 40 меңгә арта бара. Гадәттә, 17-30 яшьлекләр әфьюн корбанына әверелә. Ел саен 80 мең русияле 30 яшькә дә җитмичә, артык дозадан үлә.

Республика наркодиспансеры баш табибы Фәрит Фәттахов, бу юлга басучыларны: «Үлем көтә», - ди

«Биш ел дәвамында кеше организмында һәр күзәнәк наркотикны үзенә сеңдерә һәм ул аннан башка яши алмый. Һәр кадауда дозасын арттыра һәм бер мизгелдә йөрәк түзми. Бу — наркоманның киләчәге», - ди табиб.

Соңгы елларда наркотикларга физик бәйлелекне 7-10 көндә бетерә торган препаратлар барлыкка килде. Өстәвенә, тагын физик бәйлелектән арынганнан соң туган апатия синдромын җиңүче психотроп дарулар булдырылды, дип хәбәр итте Фәрит Фәттахов.

Дин белгечләре фикеренчә, наркомания — зур гөнаһ, әфьюн кулланган кеше Аллаһның зур бүләген — гомерен кадерләми, акылын югалта. Наркоманга күп дозадан үлү куркыныч, диләр. Әмма аны әҗәлдән соң да Аллаһның җәзасы көтә, диелә ислам динендә.

Замана чире белән көрәшкә Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Диния нәзарәте дә үз өлешен кертә. Күптән түгел мөфти Илдус хәзрәт Фәиз наркотикларга каршы фәтва чыгарды һәм республиканың наркотик әйләнешен контрольдә тоту дәүләт оешмасы белән килешү төзеп, ак үлемгә каршы көрәшне бергәләп алып бара башладылар.

Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, килешү нигезендә аена бер тапкыр мәчетләрдә наркоманиягә каршы вәгазь сөйләнә, китаплар бастырыла, тернәкләндерү үзәкләре ачу күз уңында тотыла.

Наркоманиягә каршы көрәшне бергәләп оештыруны Русиянең Татарстан федераль хезмәте бүлеге җитәкчесе Зөфәр Хуҗиев та хуплады:

«Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр наркотикларга бәйле барлыгы 938 җинаять кылынган. Шуларның 80%ы — каты җинаять, ягъни зур күләмдә наркотиклар саклаган яки саткан өчен тоткарлану.

Бу көннәрдә «Мак2011» операциясен тәмамлыйбыз, аның барышында яз башыннан кыш башына кадәр күп кенә кыргый наркотик юк ителде. Әтнә,Тәтеш, Тукай, Зәй, Чистай, Сарман районнарында халык аноним телефонга шалтыратып, наркотик үләннәрнең кайда үсүен һәм саклануын хәбәр итте.

Быел 9 ай эчендә барлыгы 250 кг наркотик матдә юк ителде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Гомумән, без исемлеккә яңа төр наркотикны кертергә өлгермибез, инде тагын яңасы чыга. Узган ел 16 төрле булса, быел 32 төрле наркотик бар», - дип сөйләде ул.

Психолог, табиб, дәүләт хезмәткәре, дин әһелләре — барысы да бер фикерне куәтләде: азагы үлем белән тәмамланучы куркыныч ятьмәгә эләкмәс өчен, башта ук балаларга, якыннарыбызга игътибарлы булырга кирәк, дип хәбәр итә "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе