Ике көн дәвам итәчәк гыйльми җыенга Татарстаннан 20гә якын галим чакырулы
Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендә 10-12 октябрь көннәрендә «Идел-Җаек тарихы» исемле ике көнлек фәнни симпозиум үткәреләчәк. Аны Россия Фәннәр академиясенә тиң Ататөрек исемендәге мәдәният, тел, тарих югары корылышы Төрек тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә, оештыра.
Симпозиум кунакларын Төркия премьер-министры урынбасары Бүләнт Арынч сәламләр дип көтелә. Җыенда Исәнбикә Тоган, Мостафа Өнәр, Надир Дәүләт, Әхмәт Ташагил, Мәләк Өзйеткин, Әхмәт Канлыдәрә, Осман Йорулмаз, Ибраһим Мараш, Мәртһан Дүндар кебек Төркиядә яшәп һәм эшләп, татар-төрек дөньясына танылган галимнәрнең Идел-Җаек төбәге белән бәйле фәнни тикшеренүләрен уртаклашулары каралган. Татарстаннан Фаяз Хуҗин, Дамир Исхаков, Гамирҗан Дәүләтшин, Искәндәр Гыйлаҗев, Альберт Борһанов, Җәүдәт Миңнуллин кебек күренекле галимнәребез катнашачак. Шулай ук Фәрит Солтанов, Дания Заһидуллина, Илдус Заһидуллин, Рәшит Галләмов, Айрат Ситдыйков, Илдар Мөхәммәдов, Камил Әхсәнов, Дамирҗан Зәйнетдинов, Радик Салихов, Рамил Вәлиев, Искәндәр Измайлов, Рамил Хәйретдинов, Илнур Миргалиев кебек фән эшлеклеләре дә чакырулы. Фәнни доклад белән чыгучылар арасында Төркиядә яшәүче яшь татар галимнәре Ильяс Камалов, Илсөяр Рәмиева, Ләйсән Шаһин да бар.
Симпозиумда «XVIII-XX гасырларда Россия татарлары арасында демографик үзгәрешләр», «Татар милли хәрәкәте: тарих һәм бүгенебез», «Советлар Союзы таркалганнан соңгы Татарстанда — Ислам», «Соңгы 20 елда мәгариф өлкәсендә татар-төрек хезмәттәшлеге», »XVII-XIX гасырларда татарлар арасында госманлы әдәби әсәрләренең таралышы», «1755-1756 елларда патша Рәсәенең Идел-Җаек төбәген идарә итү рәвеше», «Беренче бөтендөнья сугышы чорында Россиядә госманлы дәүләте әсирләре», «Татар суфи әдәбиятында төрек традицияләре», «Йосыф Акчураның Россия белән язышулары», «Казан ханлыгының җимерелүе: сәбәпләре һәм нәтиҗәләре» кебек темалар яктыртылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».