Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 5 октябрендә Илдус Фәйзов бөтендөнья Ислам лигасы Коръән хафизлар әзерләү оешмасының гыйльми Шурасы вәкиле Тарик Али Сардар белән очрашты. Ул бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү президенты исеменнән мөфтине бу вазифага билгеләнүе белән тәбрикләде. Ике як та Казанда узачак хафизлар бәйгесе турында сөйләште һәм киләчәктә үзара хезмәттәшлек итәргә сүз куешты.