РИУда Коръән нечкәлекләрен аңлаучыларның беренче бәйгесе бара

РИУның матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген иртәнге 9:00 дә университетның актлар залында Коръән-Кәримнең нечкәлекләрен

БӘЙЛЕ
2011 Окт 06
РИУның матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген иртәнге 9:00 дә университетның актлар залында Коръән-Кәримнең нечкәлекләрен белүчеләрнең беренче бәйгесе башланып китте. Конкурста Коръәннең 20 җүзен (өлешен) белүчеләр катнаша. Бәйгене Коръән-хафизлар әзерләүче бөтендөнья оешмасы, Россия ислам университеты, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге оештыра. Коръән хафизлар әзерләүче бөтендөнья оешмасы бу бәйгене дөньяның берничә илендә оештыра. Катнашучылар 8 төркемгә бүленеп, һәр төркемдә 3әр кеше булачак. Ярыш ике этаптан тора. Һәр этапта 2шәр команда ярыша.Җиңүче төркемгә акчалата бүләк һәм Гомрә хаҗын кылырга юллама биреләчәк. Һәм шулай ук, бәйгенең финалында катнашу мөмкинлеге булачак. Анда исә барлык илләрдән килгән җиңүчеләр арасында бәйге булыр, дип көтелә.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе