«Салым калькуляторы» хезмәте татарстанлыларга үзе теләгән вакытта гадиләштерелгән салым яки алдан исәпләнгән керемгә бердәм салым системасын кулланганда патент бәясе хакында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә
uslugi.tatarstan.ru порталында яңа хезмәт барлыкка килде. «Салым калькуляторы» хезмәте татарстанлыларга үзе теләгән вакытта гадиләштерелгән салым яки алдан исәпләнгән керемгә бердәм салым системасын кулланганда патент бәясе хакында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә
Патент бәясен белү өчен, эшчәнлек төрен сайлап, еллык керем күләмен, патент нигезендә салымның гадиләштерелгән системасы кулланылачак айлар санын күрсәтергә кирәк. Алдан исәпләнгән керемгә бердәм салымны исәпләү өчен, эшмәкәрлек алып барылучы районны, эшмәкәрлек төрен, хисап елын күрсәтергә кирәк.
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы мөмкинлекләрен кулланып хәзер һава һәм су транспортына, автомобильләргә, мотоцикл-мотороллерларга, автобусларга транспорт салымын исәпләп чыгарырга да була, дип хәбәр итә «татар информ».