5 октябрь мөселманнар өчен гомуми белем бирү йорты «Госмания»дә Халыкара Укытучылар көне билгеләп үтелде. Шәкертләр үзләренең мөгаллимнәрен тәбрикләде.Диния нәзарәтеннән котлау белән, мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдъгәмов чыгыш ясады.Иң яхшы укытучыларга Диния нәзарәтеннән рәхмәт хатлары тапшырылды, дип хәбәр итә dumrt.ru