КФУ да ректорлар советы утырышы узды

Рафис Борһанов: «Барлык вузларның да спорт чараларында катнашуы мөһим, бу университет ректоратының төп позициясе булып торырга тиеш» Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында ТР югары уку йортлары

БӘЙЛЕ
2011 Окт 05

Рафис Борһанов: «Барлык вузларның да спорт чараларында катнашуы мөһим, бу университет ректоратының төп позициясе булып торырга тиеш»

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында ТР югары уку йортлары ректорлары советы утырышы узды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров рәислегендә узган утырышның көн үзәгенә Татарстан студентлары арасында физик тәрбия һәм спорт үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек буенча ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм югары уку йортлары арасында килешү рәсмиләштерү, ТР югары уку йортлары ректорлары советы һәм Республика студент хезмәт отрядлары үзәге арасында килешү төзү, КФУ студентларының «чисталык һәм ямьлелек» инициативасы, вуз коллективларын РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрүгә әзерләү, ТР югары уку йортларында наркоманиягә каршы профилактик чараларны оештыру һәм уздыру, югары һөнәри белем бирү учреждениеләрен үткәргечсез WI-FI челтәре белән тәэмин итү һәм башка сораулар куелган иде.

Утырыш Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов чыгышы белән ачылып китте. «Безнең төбәк Россия Федерациясендә фәнни-белем бирү һәм студент үзәге буларак эре төбәкләрнең берсе санала. Хәзерге вакытта республика югары уку йортларында һәм махсус урта уку йортларында 200 меңнән артык кеше белем ала, бу республикада 16 яшьтән алып 29 яшькәчә гражданнарның өчтән бер өлешен тәшкил итә. Физик тәрбия һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүгә барлык студентларның 35,77 проценты җәлеп ителгән, әйтергә кирәк, әлеге күрсәткечнең үсеш динамикасы да тотрыклы. 2013 елгы Универсиада норматив-закон бирү һәм матди-техник база үсеше өчен дә җитди этәргеч ясады», — ди министр. Аның әйтүенчә, югары уку йортларына тапшырылучы 17 объектның 16сында төзелеш эшләре тәмамланган, студентларның физик тәрбиясен оештыру, укудан тыш дәресләр үткәрү, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә укыту-тренерлык процессы алып бару өчен 12 спорт объекты кулланыла. Рафис Борһанов билгеләп узганча, республикада студентлар спорты үсешендә төп коралларның берсе булып, спорт лигаларын булдыру — студентлар футбол лигасын һәм студентлар баскетболы ассоциациясе төзелеше санала. Хәзерге вакытта бадминтон, өстәл теннисы, хоккей һәм башка спорт төрләрендә студент спорт лигаларын булдыру буенча эш алып барыла. «Барлык вузларның да спорт чараларында катнашуы мөһим, бу университет ректоратының төп позициясе булып торырга тиеш», — дип ассызыклады министр.

Шуны билгеләп узарга кирәк: хәзерге вакытта спорт клублары эшчәнлеге Идел буе федераль университетында, Казан технология милли-тикшеренү институтында, Казан дәүләт техник университетында, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясендә алып барыла. Рафис Борһанов республиканың барлык вузларында да спорт клублары ачарга тәкъдим итте. Алар вуз хисабына финансланачак, дип хәбәр итә «Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе