Татар-информнан алынган чыганакларга караганда, Чаллы дүләт сәүдә-технология институтында донор көне үтте. Студентлар барлыгы 25 литр кан тапшырды, дип хәбәр итә «Челнинские известия» хәбәрчеләре.
Институтка килгән Республика кан алу станциясенең шәһәр филиалы белгечләре 60тан артык студентка һәм институт хезмәткәрләренә хезмәт күрсәтте. Акциядә катнашкан барлык кешеләр өчен дә ашханәдә бушлай чәй оештырылды. Ә «Янучы йөрәкләр» волонтер оешмасы активистлары донорларга, рәхмәтләрен һәм хөрмәт итүләрен белдереп, ябыштырма значоклар таратты.