Быелгы форум кысаларында, Габдулла хәзрәт Саматов исемендәге «Рухи мирас» исемендәге бүләк тә тапшырылачак.
Быел Саматов укулары Казанда 12 октябрьдә узачак. Традиция буенча Габдулла хәзрәт Саматовның туган көнендә уздырыла торган укулар барышында хәнәфи мәзһәбенә караган дини мирасны, советлар берлеге таркалганнан соң ислам тарихын, татарларда мөселман мәдәниятының этник һәм региональ үзенчәлекләрен, Габдулла хәзрәт Саматовның дини мирасын һәм эшчәнлеген өйрәнү белән бәйле мәсьәләләр каралачак.
Саматов укулары беренче тапкыр 2010 елда Габделхак хәзрәтнең тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылган иде.
Быелгы форум кысаларында, Габдулла хәзрәт Саматов исемендәге «Рухи мирас» дигән бүләк тә тапшырылачак. Конкурста дини һәм мөселман иҗтимагый оешмалары катнаша ала, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
"Татар-информ"нан.