3 октябрь, Халыкара аеклар көнендә шәһәребездә исерткеч эчемлеккә бәйле булучылар өчен махсус бушлай курслар ачылды.
Рәсәйдә бу проблеманы чишүгә юнәлтелгән, «Аеклык ноктасы» исемле программа кысаларында Казанда 7 октябрьдән һәр җомга көнендә хәмергә бәйле булучылар һәм аларның туганнары өчен семинарлар үткәреләчәк. Семинарларда бу бәладән котылуның яңа методлары һәм махсус мәгълүмат биреләчәк.
«Аеклык ноктасы» исемле агарту программасының матбугат үзәге хәбәрләренә караганда, 2010 елда Татарстан республикасында 38мең 586 хәмер белән чирләүче кеше теркәлгән.