Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, мәчетнең төзелешенә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтен җиткереп, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды Менделеевск районы Абалач авылында мәчет ачылды. Әлеге чарада район хакимияте вәкилләре, меценатлар, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте әгъзалары һәм авыл халкы катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге.
«Татар-нформ»нан алынды