Күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовның бердәнбер кызы, 22 яшьлек Камилә Хәкимова фаҗигале төстә вафат булды.
Рафаил Хәкимов дусларының сүзләренә караганда, Камилә 1 октябрь кичендә Казанга килгән вакытта үзе идарә иткән машина белән юл һәлакәтенә очраган һәм шунда ук вафат булган.
Камилә Хәкимова Казанның 131нче мәктәбен тәмамлаган. Казан Федераль университеты ВМК факультетында укыган.
Казандагы татар зыялылары, милли җәмәгатьчелек Рафаил Хәкимов һәм аның тормыш иптәше Мәүлидә ханымның тирән кайгысын уртаклаша.
Мәрхүмә 3 октябрь — дүшәмбе көнне Татар зиратында бабасы –күренекле татар шагыйре Сибгат Хәким янына җирләнде.