Фәнне популярлаштыру, тикшеренүче һөнәренең абруен күтәрү мөһим һәм бу ММЧ, журналистлар кулында, дип саный академик Әхмәт Мәзгаров.
Татарстан Фәннәр академиясендә баргантатар галимнәренең II Бөтендөнья форумы ахырында бүген журналистлар арасында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре игълан ителеп, җиңүчеләр бүләкләнде.
Җәмгыятьтә теләсә кайсы зур фәнни-техник проект конкрет фәнни юнәлеш кысаларында гына калмастан, яшьләрне тулаем фәнгә тарту, җәмгыятьтә табигый интеллектуаль һөнәрләр формалаштыру инструменты да булырга тиеш. Моның өчен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү-агарту кирәк, фәнне популярлаштыру, тикшеренүче һөнәренең абруен күтәрү мөһим һәм бу ММЧ, журналистлар кулында дип саный Татарстан Фәннәр академиясе президенты, академик Әхмәт Мәзгаров. «Хәзерге заман массакүләм мәгълүмат чараларында фән күләгәдә кала бара, тәкъдим ителгән материаллар, нигездә, һәлакәтләргә, төрле шоуларга, күңел ачуга кайтып кала. Шуны белгән хәлдә, шундый чорда фән темаларына игътибар иткән, галимнәр турында сөйләргә мөмкинлек һәм теләк тапкан басмалар, телерадиокомпанияләр, электрон мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә һәм журналистларына рәхмәт. Фән темасын яктырту өчен исә югары һөнәри осталык һәм аерым аналитик талант таләп ителә», — дип белдерде галим.
Фән темаларын матбугатта һәм массакүләм коммуникация чараларында иң яхшы яктырткан өчен, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды, иҗади уңышлар теләде һәм хезмәттәшлекнең дәвамлы буласына ышаныч белдерде. ТФАның 20 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән конкурста төрле номинациядә I, II һәм III дәрәҗә диплом алучылар арасында «Татар-информ» журналисты да бар.
Аерым алганда, алар — «Республика Татарстан» газетасыннан Евгения Чистякова, «Время и деньги» газетасыннан Софья Сайганова, «Ватаным Татарстан» газетасыннан Рәшит Минһаҗов, «Татарстан» ДТРКнән Йолдыз Крепостина, «ТНВ» ДТРКнән Флера Абдуллина һәм II дәрәҗә дипломга лаек дип табылган «Татар-информ» хәбәрчесе Миләүшә Низаметдинова дип хәбәр итте "Татар-информ".