Бүген Казанда, «ТР Фәннәр академиясе: тарих һәм заманчалык« темасын уртак итеп, татар галимнәренең II Бөтендөнья форумы үзенең эшен башлый. Форум Татарстан Фәннәр академиясенең актлар залында (Бауман ур., 20) пленар утырыш рәвешендә барачак һәм анда галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан ике көндә ике дистәдән артык чыгыш ясалачак.
Форумның беренче көнендә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров, әлеге академиянең оешуына 20 ел тулу уңаеннан, йомгак доклад белән чыга, дип яза «Татар-Информ». Аннан соң тагын галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләренең дистәдән артык чыгышы планлаштырылган. ТФАнең матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, Россия Фәннәр академиясенең П.П.Ширшов исемендәге Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин »Глобаль кризис һәм фән«, ТФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хакимов »Гуманитар фәннәрдә яңа методологик юллар«, Екатеринбургтан Урал дәүләт университетының фән буенча проректоры Марат Салихов »Федератив мөнәсәбәтләр системасында Татарстан Республикасы: хокукый яктан җайга салу мәсьәләләре«, Швециядән Блекинг Технология институтының табигый һәм математик фәннәр кафедрасы профессоры Наил Ибраһимов »Төркемләп анализлау — математик модельләштерү микроскобы«, АКШтан Висконсин университеты профессоры Юлай Шамилоглу »Глобальләштерү шартларында университетлар ачу: уку планнары һәм тел әзерлеге проблемасы« хакында мөнбәр тотачак. Шулай ук Новосибирскидан Күмер химиясе һәм химик материаллар белеме институты директоры Зинфер Исмәгыйлов »Россия Фәннәр академиясенең Татарстан Фәннәр академиясе һәм Татарстанның сәнәгате белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге. Нефть «юлдашы» газларын чистартуда сәнәгый җайланма булдыру«, Американың Төньяк Дакота штаты университеты инженерлык механикасы департаменты профессоры Искәндәр Әхәтов »Таркалып урнашкан системаларның микро- һәм наномасштаблы динамикасы«, Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының физика-математика буенча әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марат Гыйльфанов »Рентген астрономиясе турында« фикер-карашларын җиткерүне максат итә.
Финляндиядәге татарлар җәмгыяте рәисе, Хельсинки университеты укытучысы Окан Даһер исә »Финляндиядәге татарлар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү мәсьәләләре«, РФ Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы Мәхмүт Гәрәев »Федерализм һәм Россиянең илкүләм куркынычсызлыгы«, Казакъстаннан Абай исемендәге Милли университет профессоры Гриф Хәйруллин »Казакъстанда татарлар: үткәне һәм бүгенгесе" темаларын ачарга ниятли.
Искәртеп үтәбез: татар галимнәренең II Бөтендөнья форумы ТР Фәннәр академиясе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган. Аның беренчесе исә моннан 4 ел элек уздырылган иде. Ике форум арасында тормышка ашырырга планлаштырылганның нәтиҗәләре хакында да сүз булачак.