ТР Мөслимәләр берлеге массакүләм мәгълүмат чараларында хатын-кызлар темасын чагылдырган иң яхшы материалга «Хатын-кыз миссиясе» дип аталган бәйге уздыру турында игълан итә. Бу хакта ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина белдерде.
Бәйгегә җибәрелгән материаллар хатын-кызлар, әхлак проблемаларын, гаилә иминлеге, балалар тәрбияләү мәсьәләләрен чагылдырырга тиеш. Бәйге нәтиҗәләре бу елның декабрь аенда чыгарылачак.
Конкурста хатын-кызлар да, ир-атлар да катнаша ала.