2011 Сен 29
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Төркиянең Тарсус шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге бульвар ачылды. Тантаналы чарада Татарстан һәм Башкортостан мәдәният министрлыкларының ТЮРКСОЙ халыкара оешмасындагы вәкилләре катнашты. Әлеге вакыйга төрек шагыйре Караҗаугланга багышланган «Шарлавык янында» исемле халыкара шигърият кичәсе кысаларында узды.