Баш казый Җәлил хәзрәт әйтмешли, хәзер эткә аткан таяк та югары белемле кешегә тия. Чыннан да дөньяви белемлеләр җитәрлек, ә менә динне белүчеләр күпме? Бу сорауга җавап эзләргә бәлки иртәрәктер әле, чөнки Татарстанның заманча дини мәгариф системасы хаостан арынып тәртипкә салынып кына килә...
Укыту белем сорый
Заманында Татарстанның дини мәгариф системасы күп сандагы төрки халыклар өчен белем бирүдә нигез булган. Бу хакта безгә үз тарихчыларыбыз гына түгел, башка халыклар да даими искә төшереп тора. Әйтик, әле берничә көн элек кенә Төркиядә зыялылар катнашында узган җыенда чыгыш ясаучы һәр төрки халык вәкиле үз милләте мәгарифе үсүдә, дини белем таралуда зур өлеш керткән татар дин әһелләрен исемләп атаган.
Татарларда совет хакимияте урнашкач тулысынча җимерелгән дини мәгариф системасына 80-90 елларда янә сулыш ала башлады. Бу вакытны мөфти Илдус хәзрәт Фәиз республикада беренче тапкыр уздырылган мәчетләрдә дини белем бирүче мөгаллимнәр киңәшмәсендә хуплап искә төшерде. «Моннан берничә дистә ел элек «Кайда белем алдың?» — дип түгел, «Кемдә укыдың?» — дип сорыйлар иде», — дип хәтер яңартты ул. Бик күпләрнең дини остазы булган, курка-курка баракларда укытып йөргән Габделхак Садыйков, Габделхак Кыямов, шулай ук Әхмәтзәки, Габделхәбир хәзрәтләрне, егетлек күрсәткән Рәшидә абыстайны зурлап үтте.
Әмма элеккеге заман уңышлары, остазлар белән мактанышып утырып кына ерак китеп булмый. Татарларның дини мәгариф системасына яңа көч табу, аны югары, урта, башлангыч белем бирүдән торган бербөтен өлкә итү зарур.
Әлеге система гап-гади мәчетләрдән башлана. Бүгенге көндә Татарстан мәчетләрендә дини сабак укытучылар саны 950 гә җитә. Әмма хикмәт укытучылар санынды түгел, аларның бүгенге көн таләпләрен искә алып ни рәвешле укытуында бит. Күреп-ишетеп торабыз, төрле илләрдә белем алган укымышлылар басты, алар исә наданлыкта гаепләп икеләндерергә генә тора. Ниндидер сәяси һәм икътисадый мәнфәгатьләрен дин аша хәл итәргә тырышучылар да юк дип әйтеп булмый.
Менә шундый вәзгыятьтә мөфтинең: «Элек-электән остазымнан алып калган дәфтәрем бар иде, шуннан укытам, дигән сүзләрне бүтән ишетмик инде. Бу чор үтте. Динне өйрәтүне бер тәртипкә салыйк», — дип мөрәҗәгать итүе урынлы.
Тәртип дигәндә, мөфтий һәм голәмәләр шурасы кул куйган яңа программалар нигезендә укыту күздә тотыла. Шулай ук нәзарәт тарафыннан мөгаллимнәрнең үзләренә таләпләр артуы ачык күренә. Әйтик, Вәлиулла хәзрәт аларны РИУга укырга чакырды. «Кемнең дөньяви югары белеме бар икән, алар шәригать факультетына керә ала. Биредә дини югары белем алырга мөмкин. Дөньяви дипломы юклар, тиология факультетына кереп, биредә Россиядә таныла торган дәүләт дипломын алап чыга. Университ үзебезнең милкебез, әлбәттә аны файдаланырга кирәк. Халык алдына чыгабыз икән, безне беркем надан дигән кебек сүзләр белән каршы алмасын», — диде ул.
Алга таба авыл мәчетләрендә башлангыч дини белем бирүчеләр өчен махсус курслар, дистанцион укулар оештырылачак.
Нобель премиясен көтмиләр
Мөгаллимнәрнең һөнәри яктан әзерлекле булуы күбрәк үзләренә бәйле, әлбәттә, ә менә икенче проблема — белем бирүнең матди базасын булдыру инде тулысынча Диния нәзарәте карарларыннан тора.
Дистә еллар дәвамында пенсия акчасына китаплар ташыган абыстай бер укучысы намазга басса Нобель премиясе алган кебек сөенә. Дини белем тараткан, мәчет төзетүләрне башлап йөргән апалар, абыйлар үз хезмәтләренә башка төр түләү сорарга уйламыйлар. Шулай да теләсә кайсы җитди оештырылган эш матди яктан ныгытуны таләп итә. Бу дини белем бирүгә дә кагыла. Шуны аңлаган дин әһелләре киңәшмәдә матди якка кагылышлы проблеманы күтәрде.
Күп сандагы китаплар авторы, Татарстанның баш казые һәм дини белем бирүче иң тәҗрибәле мөгаллимнәрнең берсе Җәлил хәзрәт аңларлык итеп әйтте: «Бервакыт депутат Разил Вәлиев үз чыгышында бюджеттан мәдәнияткә кәҗәгә каралган хәтле генә акча каралган, моңардан нинди нәтиҗә көтеп була инде, диде. Ә безгә — башлангыч сабак бирүчеләргә кәҗәгә каралган кадәр дә юк».
Алга таба дин әһелләре бу хәлне үзгәртү ягында. Бердән, мөгаллимнәр эше финансланырга тиеш, икенчедән курслар өчен махсус биналар булдырырга кирәк дип саныйлар. Вәлиулла хәзрәт мөфтигә мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләгә ачыклык кертүче махсус «положения» кабул итү зарурлыгына басым ясады. Шулай ук: «Әгәр без җитди эшләргә телибез икән, авылларда, шәһәрләрдә курсларның махсус уку биналарын төзү мөһим. Хәзергә алар бармак белән генә санарлык», — дип өстәде.
Әлеге ниятләр киңәшмә резолюциясендә тәгаенләнде. Бер яктан татар мәктәпләре кыскарганда, татар теле кысрыкланганда, шәһәр, авыл мәчетләре каршында яңа уку биналары калыкса, бу эш мөгаен, бүгенге заман татар дин әһелләре җитәкчеләренең иң зур уңышы буларак бәяләнер.
Бер төсле өйрәтергә була
Инде яңа программаларга, ягъни белем бирү рәвешенә килгәндә, хәл болайрак тора. Дин әһелләре кулына ике төрле программа барып иреште. Аның беренчесе: «Җәйге мөселман балалар лагерьлары: укыту программасы һәм үткәрү тәртибе». Икенчесе: «Мәчетләр каршындагы берьеллык курслар өчен укыту программасы». Урта мәдрәсәләр өчен тагын бер программа әзерләнгән, анысы Голәмәләр шурасында тикшерүдә. Озакламый басылыр дип көтелә. Әлеге программаларны төзүче Вәлиулла хәзрәт Якупов.
Нигездә, бу программалар Аллаһны танырга, аңар гыйбадәт кылырга һәм мөселманнарның әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтәләр. Мөфти әйткәнчә, башлангыч дини белем бернинди фәлсәфә белән баш бутамасын.
Бердәм программалар дини белем бирүне тәртипкә салу максатыннан төзелә. Әмма аларны кабул итәргә бик үк ашыгып тормаучылар бар. Әйтик, «Ак мәчет» мөгаллимәсе Әсфия ханым Биляева фикеренчә, барлык курсларны алып баручыларга бер төрле таләп куеп булмый. «Дини башлангыч белем бирү бер ел белән генә чикләнми. 17 ел мәчеткә йөрүчеләр бар. Бөтен җирдә укытуны бертөрле итеп карарга кирәкми». Тукай районынан килгән Хәнифә абыстай гомумән, мәчетләрдә укыту, мөгаллимә абыстайларны җыю белән генә эш бармый дип саный. Мәктәптә факультатив рәвештә дин укытуны мәҗбүри рәвештә тормышка ашырырга кирәк, ди. Ә аның өчен төп дәреслек — программа — Әхмәдһади Максуди китаплары.
Яңа программаларны төзүче Вәлиулла хәзрәт үзе алга таба тәҗрибәле мөгаллимәләр белән киңәшләшеп эшләү ягында. Ул шулай ук аларны укыту эшләнмәләре белән уртаклашырга чакыра.
Киңәшмәдә мәчетләрдә уку елы октябрьнең беренче якшәмбесеннән башлана һәм укыту атап үтелгән программалар нигезендә алып барыла дип билгеләнде. Моннан тыш уку-укытуда татар илаһиятенең рухи, акыл һәм иҗтимагый тәҗрибәсенә таяну хупланды.
Интертат.ру