Казандагы «Әниләр» мәчете Ислам нигезләрен өйрәтүче курсларга чакыра. Курслар 3 октябрьдә башлана.
Анда Коръән уку һәм ятлау, гарәп теле, Коръән тәфсире (аңлатмасы), сира (Мөхәммәт с.г.в.нең тормыш юлы), әхлак, хәдис (Пәйгамбәрнең әйткән сүзләре), ислам хокукы (фикх), ислам икътисады кебек предметлар биреләчәк.
Шулай ук «Бер дәрестә намаз укырга өйрәнү» һәм «Рухи остаз белән әңгәмә» кебек дәресләр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.