Австралия татарлары Миңнехановтан имам җибәрүне үтенә

Сишәмбедә Татарстан президенты Австралиянең Аделаида шәһәрендә татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Миңнехановны анда җырлар-биюләр,

БӘЙЛЕ
2011 Сен 28

Сишәмбедә Татарстан президенты Австралиянең Аделаида шәһәрендә татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Миңнехановны анда җырлар-биюләр, чәк-чәкләр белән каршы алганнар.

Дүшәмбедә Сингапурда икътисади җыенда катнашкан Рөстәм Миңнеханов бер очтан Австралиягә дә барып килергә булды — сишәмбе көнне ул инде Көньяк Австралия башкаласы Аделаида шәһәрендә иде.

Анда ул җирле хөкүмәт башлыгы Майк Рэнн (Mike Rann) белән очрашты һәм ике төбәк арасында авыл хуҗалыгы, мәгариф, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек урнаштыру мәсьәләләрен тикшерде. Татарстанның Австралия белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә инде хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар — берничә ел элек Татарстан хөкүмәте аннан затлы токымлы сыерлар сатып алган иде. Шушы язда аннан тагын бер партия кайтарылды.

Бу юлы исә Казан кунаклары хезмәттәшлекне мәгариф, белгечләр әзерләү өлкәсенә дә җәелдерү ихтималларын карады, Көньяк Австралия штаты премьеры исә Татарстан башкаласының туристик мөмкинлекләре белән кызыксынуын әйтте.

Сәфәрнең эшлекле өлешеннән соң Рөстәм Миңнеханов Аделаидада яшәүче татарлар белән күреште. «Ике сәгать дәвам иткән шушы очрашу бик күңелле, җыр-биюләр белән барды», дип хәбәр итте Азатлыкка Көньяк Австралия татар җәмгыяте җитәкчеләреннән берсе Шөһрәт Вәли.

Татарстан президенты килүен бер ай алдан белгән татар активистлары бу очрашуга ныклап әзерләнгән, Казан кунакларын алар чәк-чәк, милли азыклар пешереп, инде әйтелгәнчә, җырлап-биеп каршы алган. «Җирле татарларның милли рухы шул дәрәҗәдә көчле саклануы Рөстәм Миңнеханов өчен хәтта көтелмәгән бер ачыш та булды кебек», ди Шөһрәт Вәли. Татарстан җитәкчесе бигрәк балаларның ана телендә сөйләшүен ошаткан, дип яза «Азатлык».

Мәхәлләнең милли тормышын сүрелдерми дәвам иттерер өчен Австралия татарлары президенттан Казаннан бер имам җибәрүне үтенгән. Вәли сүзләренә караганда, ул берүк вакытта татар теле укытучысы вазифаларын да башкара алыр иде. Аделаидада үзешчән татар-башкорт мәктәбе инде бар, ул 1981 елдан бирле эшләп килә, әмма балалар анда атна азагында гына укый ала һәм гадәти дәүләт мәктәпләренә киткәч алар инглизчә күчә башлый.

«Без биредә әллә ни күп түгел, 500-ләп кенә, Татарстанга ничектер турыдан-туры зур ярдәм күрсәтә дә алмыйбыз, әмма шуңа да карамастан без Көньяк Австралия хөкүмәте белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырып, аларга Татарстан мөмкинлекләрен күрсәтеп, тарихи ватаныбыз белән хезмәттәшлек итүгә этәрергә тырышабыз», диде Шөһрәт Вәли.

Көньяк Австралия хөкүмәте чыннан да татар мәхәлләсе белән тыгыз элемтәдә тора, аның әгъзалары татарлар оештырган чараларда бик теләп катнаша. Гомумән, азсанлы булуына карамастан, татар мәхәлләсе яхшы оештырылган бер җәмгыять булып тора, даими төстә милли чаралар үткәрә, җирле татарлар арасында табиблар, мөхәндисләр, эшмәкәрләр кебек дәрәҗәле вәкилләр бар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе