Рабит Батулла белән иҗади очрашу

30 сентябрь көнне Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, режиссер һәм драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт

БӘЙЛЕ
2011 Сен 28

30 сентябрь көнне Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, режиссер һәм драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла белән «Тукай ядкаре» дип исемләнгән иҗади очрашу уздырыла. «Тукай премиясе лауреатлары белән очрашу» кысаларында оештырылган әлеге чара 14 сәгатьтә башлана. Әдипнең «Апуш — Тукай» кыйссасы язылу уңаеннан үткәреләчәк әлеге әдәби очрашу киң катлам татар җәмәгатьчелеге өчен кызыклы булыр фаразлана. Музейга кунакка студентлар, мәктәп укучылары һәм укытучылар, Тукай шәхесенә һәм Батулла иҗатына битараф булмаган кешеләрне килер дип көтелә.

Рабит Батулла Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда еш була, музей коллекциясен үзенең архив материаллары белән әледән-әле баетып тора. Милли музей фондына драматург Кәрим Тинчуринның шәхси әйберләре дә аның аша килеп керде, диелә ТР Милли музееннан алынган хәбәрдә.

Бүген Рабит Батулла — Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алуга ирешкән хөрмәтле, башкалардан аерылып торган иҗаты белән дә, шәхесе белән дә кызыклы кеше. Ләкин аңа халык хөрмәтен, укучының мәхәббәтен яулаганчы, югары дәрәҗәгә ирешкәнче шактый катлаулы иҗат юлын үтәргә туры килә.

Р.Батулла 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлагач, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер хезмәтендә була, режиссерлык белән шөгыльләнә. 1963-1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидение студиясенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә режиссер булып эшли. 1965 елда Мәскәү шәһәренең Театр институты каршындагы берьеллык Югары режиссерлык курсларында укып кайта. 10 елга якын башта Казан Курчак театрында, соңыннан Казан Мәдәният институтында режиссер-педагог һәм Курчак театрында баш режиссер була. Мәскәүнең М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларына белемен камилләштереп, Казанның театр училищесында курслар алып бара.

Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрларындагы язмалары, инсценировкалары, пьессалары, сценарийлары матбугатта, телевизор экранында һәм театр сәхнәләрендә алтмышынчы елларда ук күренә башлый, дип яза «Татар-Информ».

Р.Батулла, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне психологик планда сурәтләгән күп кенә әсәрләр язу белән беррәттән, — татар халкының үткәнен чагылдырган тарихи романнар авторы да.

Г.Тукайның тормышын, иҗатын өйрәнеп, аның турында әледән-әле әдәби әсәрләрен халык игътибарына тәкъдим итеп тора. «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» кыйссасын ул 1996 елда бастырып чыгара. Шагыйребезнең яшәеш, иҗат тарихына мөрәҗәгать итеп, алдына күп төрле сораулар куйганнан соң, Батулла Тукайның соңгы көннәрен үзенчә күзаллап, үзенчә гөманлый һәм алар турында үзенчә сөйләп бирә.

2010 елда Рабит Батулла бөек шагыйребез Г. Тукайның балачагын бик җанлы, тәэсирле итеп тасвирлаган «Апуш — Тукай» дип исемләнгән яңа әсәрен тәмамлады. Кыйсса Г. Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повестена нигезләнеп язылган. Шагыйрьнең тыйнак, кыска гына хикәяләвен автор кызыклы төсмерләргә баетып, нәкъ кечкенә Апушча фикерләп, халык авыз иҗатына таянып иҗат иткән. Биредә Тукайның шигырьләре дә бик оста итеп нәкъ тиешле урында әсәргә кертеп җибәрелгән. Әсәр халык игътибарына «Казан утлары» журналы, «Мәдәни җомга» атналык газетасы аша ирештерелде һәм зур кызыксыну белән кабул ителде. «Апуш — Тукай» кыйссасы тиз арада аерым китап булып басылып чыгар һәм киң катлам китап сөючеләргә тәкъдим ителер дип көтелә.

2006 елда Рабит Батулла республикабыз тарафыннан лаеклы рәвештә югары бәяләнде: аңа, Г.Тукай тормышына багышланган «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» кыйссасы, «Сөембикә» тарихи романы һәм «Яралы бүре» китаплары өчен, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе